Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Табигать-уртак йортыбыз"-экологик уен

 Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен "Табигать-уртак йортыбыз" дип исемләнгән экологик уен үткәрелде.Чара барышында китапханәче балаларга табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген ,кешенең әйләнә-тирә мөхиткә нинди йогынты ясавы,безнең уртак йортыбызны саклау өчен нәрсәләр кирәк булачагы турында сөйләде.Уен барышында балалар сорауларга актив җавап бирделәр.Балалар үсемлекләр һәм хайваннар өчен урманның әһәмияте турында да күп мәгълүмат алдылар .Чара төрле уеннар уйнау белән тәмамланды.Балалар өчен кызыклы һәм файдалы  чара булды.