Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Батырлык дәресе "Авылдашлар-Бөек Ватан сугышында"

 Батырлык дәресе Бөек Җиңүнең 78 еллыгына һәм сугыш ветераннарына ,тыл ветераннарына багышлап үткәрелде.Китапханәче балаларга батырлык төшенчәсен ,сугышның кырыс чынбарлыгын ,авылдашбызның сугыш кырларындагы батырлыгы турында сөйләде.Балалар бик кызыксынып орден,медальләр,фоторәсемнәрне карадылар.Герой шагыйрь М.Җәлилнең шигырьләре укылды.Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!