"Ислам нуры күңелләрдә"
"Ислам нуры күңелләрдә"
Тематик кичә
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Ислам нуры күңелләрдә" исемле тематик кичә үткәрелде.Китапханәче "Иман нуры күңелләрдә" исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.Кичәне авылыбызның имам хатыйбы Зиһаншин Мәүлит башлап җибәрде.Илгә-көнгә тынычлык теләде,ислам дине,болгар дәүләте турында сөйләде.Иң бөек дин белгечләренең берсе,милли тарихыбызны һәм матбугатыбызны үстерүдә гаять зур хезмәт күрсәткән,бөтен Ислам дөньясына танылган Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлына тукталдым һәм укырга тәкъдим иттем.Җәлил хәзрәт Фазлыевның " Күңел бакчасы" исемле вәгазьләр китабындагы вәгазьләргә күзәтү ясалды.Кичә чын мәгънәсендә тәрбияви чара булды.Һәркем канәгать булып калды.