Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Аталар сүзе,акылның үзе"

                                                  "Аталар сүзе,акылның үзе"

                           Тематик кичә

Максаты: Патриотик хисләр тәрбияләү.

Бурычлар:Үз-үзеңә ышанычны арттыру,әтиләрне ихтирам итәргә ,хөрмәтләргә өйрәтү.

Кичә киң катлау укучылар өчен үткәрелде."Армия " сүзе латинчадан "коралландырылган"диеп тәрҗемә ителә.Ләкин армия коралы белән генә түгел ,ә үзенең кыю,батыр солдатлары белән көчле.Әйе,бәйрәм кичәсе барлык ир-егетләргә ,батыр солдатларга багышлап үткәрелде.Кичәдә аларга багышлап җырлар,шигырьләр,биюләр башкарылды.Бүгенге көндә армиядә хезмәт итүче солдатларга һәм аларның аналарына рәхмәт сүзләре җиткерелде.Китапханәче "Сыналганнар бурыч үтәгәннәр,

Ир-егетләр булып калалар" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады."Бурыч"исемле шигырь укыды.

Барыр юлларыгыз якты,к

Киләчәгегез өметле,

Туар таңнарыгыз матур булсын.

Тазалык,саулык ,байлык теләп саубуллаштык.Кичә барлык кешеләргә дә файдалы һәм күңелле булды.