Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Туган телем-татар теле"

                  "Туган телем-татар теле"

         Тамчы-шоу

   21 нче февраль -Халыкара туган тел көне уңаеннан 6-8 нче сыйныф укучылары арасында "Тамчы-шоу"дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде.Викторина 7 турдан торды.Һәрбер турда "Тапкырлар"һәм"Зирәкләр"командаларына кызыклы сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителде.Укучылар бик теләп һәм кызыксынып бу уенда катнаштылар.Командалар ярышы концерт номерлары белән үрелеп барды.Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире Зарипова Г.З.Сания Әхмәтҗанованың "Туган тел ул бердәнбер "исемле шигырен укыды."Тамчы-шоу"интеллектуаль викторина укучыларның матур биюләре һәм "Туган тел"җыры белән тәмамланды.Искиткеч матур һәм эчтәлекле чара барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы чара булды.