“Газиз телем гасыр диңгезләрен ,кичә-кичә килгән ерактан”
"Газиз телем гасыр диңгезләрен,
кичә-кичә килгән ерактан"
Әдәби-музыкаль кичә
Максаты:балаларда туган телгә,туган илгә,үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү,ана теленең бөеклеген.газизлеген күрсәтү.
"Туган телем-Татар теле-Тукай теле!"исемле китап күргәзмәсе төзеп укучыларга тәкъдим иттем."Туган телем иркә гөлем,киңдер сиңа күңел түрем"исемле бүлегенә күзәтү ясадым.Барысы 15 укучы катнашты.Укучылар туган телгә багышлап язылган шигырьләр,җырлар башкардылар.Татар халык биләрен биеделәр.Шулай ук бөек шагыйрь Тукай иҗатына багышланган сорауларына җавап бирделәр."Гөлбану","Йөзек"салыш уеннары уйнатылды.Укучылар өчен кызыклы,мавыктыргыч,кызыклы чара булды.Шунсы куандыра балалар үз телләре белән чиксез горурланалар.