"Рәхмәт сиңа ,җиңүче солдат"
Китапханәдә билгесез солдатка багышлап "Рәхмәт сиңа,солдат" исемле хәтер сәгате үткәрелде.Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде.Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән.Күпме авылдашыбыз еракта яу кырында мәңгелеккә ятып калган.Ни кызганыч,күпләрнең каберләре кайда икәне дә билгесез,алар билгесез югалган.Балалар хәтер сәгатендә илебездә беренче тапкыр бу истәлекле көнне кайчан билгели башлаулары ,шулай ук кайчан дөньяда беренче тапкыр "Мәңгелек ут "кабызылуын белделәр.Чара ахырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.Барысы 10 укучы катнашты.