Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Ак калфак"ның табылган чагы...

"Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәннәрегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның ,

Ничек итеп көн иткәнен....

Әйе,һәрбер кеше үз халкының үткәнен ,бабаларның ничек көн иткәнен ,ниләр белән шөгыльләнгәнен ,гореф-гадәтләрен,йолаларын белергә тиеш.

Шул максаттан Гөберчәк авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы һәрдаим максатчан эш алып бара."Ак калфак "оешмасының чираттагы утырышында киләчәккә планнар корып,эшләгән эшләргә нәтиҗә ясадык һәм әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.Безнең халык элек-электән җырлап-биеп яшәгән.Бәйрәмнәрдә матур җырлар башкарганнар.Кичәдә бездә халкыбызның моңлы,матур җырларын бергәләп барладык.Кичәбезне күңел сандыкларыгыз саекмасын,һәрчак тулыланып,баеп торсын дигән теләктә калабыз диеп тәмамладык.