"Гомер көзләрегез нурлы булсын!"
"Гомер көзләрегез нурлы булсын!"
Октябрь ае башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде.Бу көн лаеклы ,зирәк ,хөрмәтле өлкәннәребезгә багышлана.Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире дә мәктәп укучылары белән берлектә авылыбызның өлкәннәрен бәйрәм белән котлады.Балалар өлкәннәребезгә чәчәк бәйләме,котлау открыткасы тапшырды.Китапханәбезгә килгән яңа китапларны,газет-журналларны өлкәннәребезгә тәкъдим ителде.Өлкәннәребез белән бик җылы очрашу булды.