Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

«Татарча диктант – 2025»

Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Акция ел саен үткәрелә һәм барлык теләүчеләр өчен бушлай белем бирү чарасы булып тора.

"Гомер көзләре нурлы булсын " .Очрашу.

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Бу чаралар, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора.

"Мы помним тебя, Беслан"

Белешмә сәгате.балаларда кече яшьтән граҗданлык сыйфатлары тәрбияләү, терроризмга каршы нәфрәт уяту, мәрхәммәтлелек хисләре, актив граҗданлык позициясе булдыру.

" Бөек батырлык - тарих түрендә ". Хәтер сәгате.

1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы бащланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар - мар итүнең 79 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да , сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.

"Наркомания- кешелек дошманы" белешмә сәгате

Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә йогынты ясый, алар “наркомания” дигән психик авыру китереп чыгара. Наркоманнар наркотиксыз яши алмый башлый, бу матдә организм өчен даими ихтыяҗга әверелә. Әгәр наркоман үзенә кирәкле күләмдә наркотик матдә кабул итмәсә, аның кәефе начарлана, башы авырта, аяк – куллары калтырый, бөтен тәне авырта башлый. Шуңа күрә ул ничек булса да тиз арада наркотик матдә табарга омтыла. Бу зарарлы гадәтнең нәтиҗәсе коточкыч булса да, наркоман тыела алмый, үз-

"Хуш , мәктәбем !" соңгы звонок.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангач һәм авыр булачагыын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы.

Экологик акция " Чишмә"

Борынгыдан чишмәләр аеруча игътибар һәм ярату белән файдаланалар, чөнки алар зур һәм кечкенә елгаларга башлангыч бирәләр, ә гаҗәеп тәмле, чиста, үтә күренмәле су өчен, аны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый.

Жизнь Габдуллы Тукая. Детство. Биография. Творчество. Наследие.Әдәби кичә

Нәкъ менә Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә.Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия.

“Галиҗәнап китап, исәнме!” Әдәби кичә

2апрель –Халыкара балалар китабы көне. Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән.

"Шәфкатьлелек бизи кешене ".

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе.Безнең белән янәшә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши. Алар безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ, шуңа күрә аларга карата игътибарлы булыйк, шәхси дәрәҗәләрен хөрмәт итик.

" Өлкәннәрнең көләч йөзе, гел көләч булып торсын !".Әдәби- музыкаль кичә.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.