Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Урман дуслар турниры»

Биредә алар  могҗизалы табигатькә, анда яшәүче җәнлекләр, кош-кортлар дөньясына сәяхәт кылдылар. Урманда үсүче гөмбәләр, җиләк-җимешләр турында кызыклы мәгълүматлар тупладылар. Экологик викторинада көчләрен сынаштылар. Шулай ук, балаларга урманны саклау, ял итәргә баргач үз-үзеңне тоту тәртибе турында да искәрттек. Балалар Арча районының Кызыл китабы белән таныштылар, дару үләннәре турында сөйләштек. Балалар дару үләннәрен җыйдылар, алар турында белгәннәре белән уртаклаштылар.