«Безнең бәхетле балачак - күңелләрдә калачак»
Әдәби мәйдан - туган тел, ана теле һәм шигырь, җыр һәм уен бәйрәме, Чара язучылар иҗатын популярлаштыруны, яшь буынны татар шигъриятенә, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү, аларда туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүне максат итә. Әдәби мәйдан кысаларында сәнгатьле укучылар бәйгесе узды. Балалар экология, тирә-як мохитне саклау, табигать гүзәллегенә мәдхия җырлаган шигырьләрне сөйләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.