Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр – сугыш чоры балаларында»

Без үзебезнең кичәбезгә бу дәһшәтле елларда тормыш авырлыгын өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә үзләренең бала җилкәләрендә күтәргән, колхозда, завод-фабрикаларда җигелеп эшләгән, әтиләрен сугышта югалтып, гомер буе «әти»  дигән кадерле сүзне әйтергә тилмереп үскән өлкәннәрне чакырдык.   Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.  Һәр ветеранның әйтер сүзе, теләкләре бар иде. Өлкәннәргә багышлап кичә барышында шигырьләр укылды, җырлар башкарылды.