«Балачак хыяллары»
Чара якташыбыз Хәнәфи Бадыгый иҗатына багышлана, аның шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп укый. Кичә башында якташыбызның биографиясе белән таныштык. Авторның шигырьләренә язылган җырларны тыңладык. Катнашучылар авторның шигырьләрен белү буенча викторинада катнашты. Укучыларга Хәнәфи ага тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Кичә ахырында барыбыз бергә «Пошалымда калган эзләрем» дип аталган, китапхан эшләгән видеофильмны карадык, анда авылдашларыбыз аның турында истәлекләре белән уртаклаша.