«Җәүдәт Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз»
Китапханәдә татар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның 80 еллыгына багышланган чара узды. Катнашучылар өчен танылган әдипнең иҗат дөньясына әдәби сәяхәт оештырылды. Кунаклар Җәүдәт Дәрзаманның биографиясе һәм күпкырлы иҗаты белән таныштылар, ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә язды, проза әсәрләре һәм шигырьләр иҗат итте. Очрашуда балалар шигъриятенә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар аның балалар өчен җылылык һәм ихласлык белән тулы шигырьләрен укыдылар.