«Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,җыр биюгә булган гашыйклык»
Кичәдә бик күп җырлар һәм шигырьләр яңгырады, аларны хөрмәтле ветераннар рәхәтләнеп тыңладылар. Өлкәннәр үз адресына бик күп изге сүзләришеттеләр. Очрашуда катнашучылар яшьлек җырларын рәхәтләнеп тыңладылар. Бәйрәмнең күңел атмосферасында, чәй эчкәндә, катнашучылар үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Алар башкаруында җырлар, шигырьләр яңгырады. Очрашу җылы рәхмәт сүзләре һәм яңа очрашуларга өмет белән тәмамланды.