«Пошалымда Ахунов эзләре»
Якташыбыз, Язучы Гариф Ахуновның 100 еллык юбилее уңаеннан кичә узды. Кичә барышында язучының тормыш юлы, иҗаты яктыртылды. Гариф Ахунов гомеренең 1 елын Югары Пошалым авылында яшәгән, укучыларга шул турыда сөйләп, язучы авылыбызны искә алып язган, “Йолдызлар калка” һәм “Без бит Арча яклары” әсәрләрендәге өзекләр белән танышып, фикер алыштык.