Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«С чего начинается Родина»

Түгәрәк өстәлдә без Ватаныбызга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге, аның табигатен һәм мәдәни мирасын киләчәк буыннар өчен ничек саклый алуыбыз турында фикер алыштык. Балалар дәүләтебезнең ничек төзелүе, дәүләт хакимиятенең ничек гамәлгә ашырылуы белән таныштылар. Үз илеңнең гражданы булу нәрсәне аңлата? Моның өчен туу турындагы таныклыкта язылу гына җитми бит. Гражданин булу-үз илеңне ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигән сүз. Һәм, әлбәттә, ил гражданины аның тарихын, аның дәүләт символларын белергә тиеш.