«Терроризмга юк дип әйтик»
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан китапханәдә видеосәгать үткәрелде. Чара башында «Терроризм» һәм «террористлар» төшенчәләре белән таныштырдылар, соңгы унъеллыкның масштаблы терактларын, шул исәптән 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигане дә искә төшерделәр. «Телефон терроризмы», «Ничек теракт корбаны булмаска», «Уяу булыгыз - террорчылык» дип аталган социаль видеороликлары ярдәмендә балалар җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләребелән таныштылар,