туган як буйлап күңелле сәяхәт
Квест барышында катнашучылар маршрут буенча төрле биремнәрне үтәделәр. Алар тарихи викторина биремнәрен чиштеләр, карта буенча урынны таптылар, туган як турында кыска хикәя яки шигырьләр иҗат иттеләр, табышмаклар чиштеләр. Балалар шулай ук китапханә фондыннан туган якны өйрәнү әдәбияты белән таныштылар, авыл урамнарына исемнәре бирелгән кешеләр турында сөйләштек.