Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Нарко -СТОП"

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында " Нарко-стоп!" дип аталган акция үтте, наркоманияне профилактикалау буенча листовкалар һәм буклетлар таратып. Акциядә яшүсмерләр, яшьләр катнашты. Әңгәмә барышында наркотикларның төрләре һәм формалары турында, аларның кеше организмына зарарлы йогынтысы һәм сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында фикер алыштык, наркотикларның законсыз әйләнеше өчен административ җаваплылык һәм наркотик матдәләрне тарату, саклау өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшердек.