Без хәтерлибез. Онытмабыз!
Түбән Пошалым авылында Илшат Саматов истәлегенә. Аның туган йортында мемориаль такта куелды. Ул Украинадагы махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Чарага аның туганнары, авылдашлары геройны искә алу өчен килде. Катнашучылар тарихи хәтерне саклауның һәм патриотизм тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклап, үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Мемориаль такта - ул истәлекле билге генә түгел, ә батырлык символы.