Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сезнең тормыш үзе батырлык!

Чара тирән эчтәлекле шигырьләрдән башланып китте, алар барлык катнашучыларга ата-бабаларыбыз батырлыгының бөеклеген искә төшерделәр. Яңгыраган шигырьләр һәм җырлар кырыс сугыш елларында үз гомерләрен кызганмыйча безне яклаган кешеләргә адресланды. Тыл ветераннары, Бөек Ватан сугышы балалары авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, җыелган кунаклар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, киләчәк буынга үз гомерләре бәрабәренә азатлык бүләк иткән әтиләрен рәхмәт хисләре белән искә алдылар, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны үз җилкәләрендә кичергән әниләре турында күз яшьләре белән сөйләделәр. Авылдашлар һәм кунаклар, Бөек Ватан сугышында, безнең көннәрдә хәрби бурычларын үтәп һәлак булган якташларына хөрмәт йөзеннән, скульптур композициягә чәчәкләр салдылар. Бу мөһим вакыйгада битараф булмаган авыл халкы һәм кунаклар катнашты.  Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдык.