Читаем детям о ВОВ!
Китапханә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ел саен уздырыла торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Балаларга Бөек Ватан сугышы, халкыбызга Җиңү көне килсен өчен нинди авырлыклар аркылы узарга туры килгәнлеге турынла сөйләдек. Бергәләп Михаил Зощенконың «Храбрые дети», ««Интересный рассказ» һәм «Спусть три года» хикәяләрен кычкырып укыдык. Аннары укыган хикәяләр турында фикер алыштык. Автор хикәяләренең төп фикере шунда: батырлык һәм тапкырлык олыларга гына түгел, балаларга да хас – чарада катнашучылар үз фикерләрен әйттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.
Чарага китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.