Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Тукай безнең күңелләрдә»

Тукайның 139 еллыгына багышланган әдәби кичә узды. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр. Тукайның балачагыннан кайбер кызыклы фактлар белдек. Табигать, яз, кошлар турында шигырьләр укыдык. Катнашучылар, нинди әкиятләрдән икәнен белеп, сандыктан төрле тылсымлы әйберләр чыгардылар. Тукай шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация белән үрелеп барды.