Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Без Тукай оныклары!

Китапханәнең яшь укучылары Габдулла Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт иттеләр, шагыйрьнең иҗатын искә төшерделәр. Аннары алар өчен уен - викторина уздырылды, ул берничә турда узды. Балалар шигырь һәм әкият персонажларын танып белделәр, конкурсларда катнаштылар һәм шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Очрашу азагында укучылар Тукайның Туган ил, туган тел һәм гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләрен яттан укыдылар.