Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Галәм серләре»

Катнашучылар космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар, йолдызлар һәм планеталар турында, кешенең тугры дуслары – этләр Лайка, Белка һәм Стрелка һәм, әлбәттә инде, кешенең космоска беренче очышлары турында информация бирелде. Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкованың космоска очышлары, беренче ракеталарны ничек җыюлары, космодром һәм космик корабльнең ничек төзелүе, космонавтларны ничек сайлап алулары һәм очышларга әзерләүләре, аларның бортта нәрсә эшләүләре, корабльнең ничек җиргә төшүе һәм космос кешеләрне нәрсәгә өйрәтә алуы турында кызыклы әңгәмә үтте. Очрашу барышында балалар космик табышмакларга җавап бирделәр, тематик китап күргәзмәсе белән таныштык.