«Узган көнгә карамасам, килер көнне күрмәс идем..»
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, сугышның героик битләренә һәм иң мөһим һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көненә, шулай ук Безнең замандаш Геройларыбызга - махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган әдәби марафон игълан ителде. Бу темага үзләренең әдәби әсәрләрен тәкъдим итеп, теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларның эшләре китапханәнең «В Контакте» дагы сообществосында басылып, укучыларга тәкъдим ителә.