«Создай свою книгу =Үз китабыңны яса»
Башлангыч сыйныф укучылары өчен иҗади конкурс үткәрелде. Кулдан эшләнгән китапны теләсә нинди материалдан берүзең яки дусларың белән бергә ясарга мөмкин иде. Иң мөһиме, тышлыкны бизәргә, исем уйлап табарга, авторны, нәшриятны һәм елны күрсәтергә. Нәрсә турында язарга мөмкин иде? Күңелең ни теләсә, шуныа турында язарга, тестны үзең уйлап табарга да, яки язучыларның әсәрләрен матур итеп китапка урнаштырырга да мөмкин иде. Балалар иҗади һәм зур җаваплылык белән кулъязма китапларны эшләп, безгә тәкъдим иттеләр.