«Слова особого значения»
Балаларга еллар дәвамында формалашкан этикет нормалары, җәмгыятьтә булган кагыйдәләр һәм аларны барлык тәрбияле кешеләр үтәве турында сөйләдек. Балалар өйдә, мәктәптә, китапханәдә, театрда, урамда йөргәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген, нинди гадәтләрне яхшы, ә кайсыларын «Начар»дип санауларын сөйләделәр. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә әдәпле мөрәҗәгать итүне таләп итә торган ситуацияләр уйнатылды, чарада катнашучылар теге яки бу ситуация турында үз фикерләрен әйттеләр. Чара шулай ук викторина һәм әдәплелек, игелек һәм игелекле эшләр турында шигырьләр уку конкурсын да үз эченә алды.