"Бергә укыйбыз. кычкырып укыйбыз!"
Халыкара уку көне кысаларында балалар белән татар язучыларының әсәрләрен укыдык. Чара башында укучыларга китап укуның файдасы, кеше тормышындагы роле турында сөйләнде, ә балалар үз чиратында китапның үзләре өчен нәрсә аңлатуы, күпме вакытларын укып үткәрүләре турында уртаклаштылар. Укучыларга эчтәлеге буенча төрле китаплар тәкъдим ителеп. Алар үзләренә ошаганын сайлап алдылар һәм һәркем үзен китап укучы ролендә сынап карый алды. Балалар чиратлашып татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кычкырып уку көне яраткан шагыйрьләребезнең иҗаты белән кабаттан танышырга, искә төшерергә мөмкинлек булды.