Җиңү көне бездән ераклаша, ләкин хәтерләрдә якын ул»
Чара башында балалар белән Җиңүнең нинди бәягә яулануы турында әңгәмә узды. Брестны саклаучылары, Ленинградның 900 көн блокадасы, Сталинград янында ут һәм кан белән яуланган җиңү, Курск дугасы геройларының батырлыгы, Берлин штурмын искә төшердек. Балалар сугышта катнашкан туганнарын искә алдылар. Аннары Бөек Ватан сугышының төп сугышлары, Геройлары, герой-шәһәрләр, сугыш вакыйгаларына багышланган һәйкәлләр турындагы белемнәрне үз эченә алган викторина сорауларына җавап бирделәр. Бу чара үсеп килүче буынны патриотик яктан тәрбияләүгә, ватандашларыбыз өчен горурлык, туган илгә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.