Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Изге эштә, хезмәттә син, солдат!»

Фотокүргәзмә хәзерге заман геройларына – авылдашларыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлана. Күргәзмә Донбассны гына түгел, бөтен Ватаныбызны яклауга батырларча баскан якташ сугышчылар белән якыннанрак танышырга, аларның сугышчан батырлыклары турында белергә мөмкинлек бирде. Экспозиция хәрбиләрнең кырыс көннәрен, сугышчыларның портретларын чагылдырган фотосурәтләрдән, геройларыбызның гаиләләре белән очрашуының тәэсирле фотосурәтләреннән тора. Фотосурәтләр Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы, ныклыгы һәм кыюлыгы турында сөйли.