Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Юк, төзәлми йөрәк ярасы

Әфган ветераны Әхмәтгалиев Гарифулла(Миннәхмәт) Нургали улы белән очрашу булды. 1962 нче елда туган авылдашыбыз 1980 нче елда Армия сафларына алына. 1980 нче елның 19 декабреннән 1982 елның 16 декабренә кадәр 2 ел буена Әфганстан җирендә хезмәт итеп. сугышта катнаша. Күп тапкырлар яраланса да, туган якларына исән сау кайта ул. “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Ул әфган сугышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Әфганстан, авыр  сугыш  юллары, хезмәттәшләре  турында  сөйләде. Балаларны  туган  илне  яратырга, илне  сакларга  лаеклы  булырга  чакырды. Шулай ук ул сүзләрен язган, шушы Әфган сугышына багышланган җыр белән таныштык. Хәзерге вакытта да авылдашыбыз волонтер буларак махсус хәрби операциядәге  сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыюны оештыруда, илтүдә катнаша. Аның бу эшчәнлеге турында да сораулар бик күп булды, аларга ул бик тулы җаваплар бирде.