«Безопасность в интернете»
Очрашу башында китапханәче Глобаль челтәрнең куркынычларын, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан һәр кеше нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеген, мошенниклыктан ничек сакланырга тиешлеген сөйләде. Уен барышында «интернет-пазллар» җыярга, тылсымлы ребуслар чишәргә, «Әйе яки юк» уенын уйнарга, кешегә интернет киңлегендә ориентлашырга «ярдәм итәргә», интернеттан файдалану кагыйдәләрен искә төшерергә, «интернеттан ситуацияләрне» чишәргә туры килде.