Татарстан Гербы - республикабыз символы
7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Дәүләтчелек символларының берсе буларак, Татарстан Гербы образын бүген республикадан читтә яшәүчеләр дә таный. Без китапханәнең «В Контакте» социаль челтәрендәге битендә язылучыларга республика символы турындагы белемнәрен тикшерергә тәкъдим иттек. Онлайн-викторинада катнашып, алар Татарстан Республикасы гербының тарихын, әһәмиятен һәм тасвирламасын искә төшерделәр, белделәр.