«Безнең горурланырлыгыбыз бар»
Урта Пошалым авыл китапханәсе Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган «Безнең горурланырлыгыбыз бар» дип исемләнгән республика акциясенә кушыла. Акция Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышлана. Акция Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләрендә укучы балалар арасында үткәрелә. 7-14 яшьлек балалар Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм башка язучыларның әсәрләрен укыйлар.