«Символ мужества - Сталинград»
Укучылар белән шушы датага багышлап. интерактив дәрес уздырылды. 2 февральдә Сугышчан дан көннәренең берсе-Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә, ул кешелек тарихында иң масштаблы коры җир сугышы булып санала. Бу датага багышлап Бөек Ватан сугышының бу героик битенә багышланган "Батырлык символы - Сталинград" дигән интерактив дәрес үткәрелде. Чарада Сталинград сугышының мөһим чорлары, аның тарихи әһәмияте, Сталинградны саклаучыларның бөек батырлыклары турында сүз барды.