Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Блокада икмәге»

Балалар Бөек Ватан сугышы елларында камалышта калган Ленинградның 900 көнлек оборонасы тарихы, блокададагы барлык кыенлыкларны үз өсләрендә кичергән гади кешеләрнең батырлыгы турында белделәр. Ә иң куркынычы  эшчеләргә  тәүлегенә нибары 250, ә балаларга һәм өлкәннәргә 125 грамм икмәк бирелгән. Балалар аеруча кечкенә кыз Таня Савичева язмышына, аның гаиләсенә һәм сугышка кадәрге тормышына, кызның әкренләп якыннарын югалтуы һәм блокада вакытында ялгызы калуы турында сөйләгән сүзләргә битараф калмадылар.  Балалар игътибарына «Дети блокадного Ленинграда» дип аталган презентация тәкъдим ителде.