Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Илһам белән күңелем тулганда»

Китапханәдә якташ авылдаш язучылар, «Шигъри җаннар» әдәби клубы әгъзалары белән очрашу узды. Очрашуда шагыйрьләр Ренат Шәрәфиев, Филсинә Корбангалиева, Дилә Сафина, Маймуна Мотаһарова, Лилия Шәвәлиева катнашты. Авторлар туган җир турында үз әсәрләрен рухи һәм хисләр белән тулы итеп укыдылар. Чарада катнашучылар шигырьләрнең никадәр еш тууы, нинди темаларга язарга яратулары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Кайда шигырьләр, шунда, әлбәттә, җыр да. Үзешчәннәр якташ шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырларны башкардылар, бу чарага үзенчәлекле төсмер бирде. Очрашу вакыты сизелмичә генә үтеп китте һәм тәэсирләргә бай булды. Чарага шулай ук якташ язучыларыбызга багышланган «Илһам белән күңелем тулганда» китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар игътибарына бездә яшәгән яки туган язучылар һәм шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм тупланма папкалар тәкъдим ителде.