«Холокост: трагедия, память, судьбы»
Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында китапханәдә хәтер сәгате үткәрелде. Анда китапханәче «Холокост: хәтер җепләре» видеоролигын күрсәтте. Фашистларның үлем лагеренда кылган коточкыч хәлләре: ачлыктан интектерүләре, хәлдән тайганчы эшләргә мәҗбүр итүләре, җәзалаулары, җинаятьчел медицина тәҗрибәләре үткәрүләре, крематорийларда тереләй яндырулары турында балаларга информация бирелде. Чара Холокост корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.