Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Кыш турында укыдык, рәсемнәр ясадык - о зиме читали. рисунки рисовали»

Иң күңелле һәм һәркемнең яраткан бәйрәме Яңа ел һәрвакыт балалар өчен кечкенә әкият булды һәм булып кала бирә. Кышкы каникул көннәрендә «Кыш турында укыдык, рәсемнәр ясадык» дип аталган рәсем конкурсында катнашкан укучыларыбыз Яңа ел кәефләрен һәм дөньяга карашларын иҗат аша белдерергә мөмкинлек алдылар. Алар рәсемнәрдә үзләренең яраткан китап геройлары – Кыш Бабай, Кар бабай һәм башкалар турында сөйләделәр - Яңа ел бәйрәменең тылсымлы кәефен тудырдылар. Барлык рәсемнәр күргәзмәдә урнаштырылды, ә иң уңышлы рәсемнәр авторлары дипломнар һәм татлы призлар алды.