Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Җәүһәрләрне барлый «Ак калфак»

Без тәрбия һәм әдәплелек, кунакчыллык, белән бәйле гореф-гадәтләрне искә төшердек. Халкыбызның иң матур йолаларыннан берсе-чәй эчү, чәй артыннан әңгәмә, өй мәшәкатьләре турында сөйләшү. Безнең халык күптәннән чәй ярата. кунакларга чәй эчү тарихын сөйләдек,  алар чәй эчү серләре белән уртаклаштылар, чәйнең файдасы, аның төрлелеге турында сөйләделәр. Шулай ук бу файдалы эчемлек турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Очрашуыбыз чәй эчү белән тәмамланды.