«Дөнья күзенә ап-ак төс булып тулыр идем...»
Балалар иртәсендә башлангыч сыйныф укучылары балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәр биографиясе белән таныштылар. Авторның киатплары тәкъдим ителде. Балалар аның шигырьләрен укыдылар, Рәшит Бәшәр шигырьләренә җырлар тыңладылар. Шулай ук балалар яраткан язучыларының иҗаты буенча кечкенә викторинада катнаштылар.