Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Пошалым чаналары -2024

14 февраль авыл мәдәният йортында "Пошалым чаналары-2024" җыр фестивале узды. Бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы - якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров. Халык һөнәрчелеге белән татар җырын берләштергән әлеге бәйге 2004 елдан бирле уза. Быел фестивальдә Арча районыннан гына түгел, күрше Балтач, Әтнә районы талантлары да катнашты. жюри тарафыннан сайлап алынган 3 лауреат, 7 дипломант, “Тамашачы мәхәббәте” һәм "Туган як җырчысы" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Фестиваль авылны яшәтергә, һөнәрне яшәтергә, халык арасында талантларны барларга, затлы җырларны сакларга, дигән ният белән эшләнгән. Бу көнне китапханә дә кунаклар кабул итте. Авылыбызга килгән кунаклар китапханәдәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар, һөнәрчеләребезгә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Жюри члены, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазих Фатыйхов китапханәгә үзенең яңа китапларын бүләк итте.