Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Уяу булыгыз! Терроризм әле җиңелмәгән»

Китапханә үз укучылары өчен танып белү сәгате үткәрде. Әңгәмәдән укучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен, максатлары нинди икәнен белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Балаларга терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнде. Теракт барлыкка килү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде, шикле предметларны табу, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында фикер алыштык.