«Туган яктан илһам алып»
Укучылар викторина вакытында Татарстаныбызның тарихы, табигате турындагы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук республикабызда аккан елгалар һәм аларда яшәгән балыклар, үзебездә яшәүче һәм җылы яклардан кайта торган кошларны искә төшерделәр. Балалар үзләренең туган яклары турында белемнәрен тагы бер кат расладылар.