Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Туган телем – иркә гөлем

Чара барышында балаларга дөньядателләрнең бик күп булуы турында сөйләнде, тел – төрле кешеләр арасында аралашу коралы гына түгел, ә һәр халыкның мәдәниятен, менталитетын, гореф-гадәтләрен һәм тарихын йөртүче дә икәнлеген белделәр. Балалар туган тел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, уен-викторинада катнаштылар, туган тел турында мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чарага йомгак ясап, балалар туган тел – ул байлык, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга, сүзне тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән төрмәскә һәм башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.