Пошалымның осталары кулында ут уйната
XIX гасырның икенче яртысында ук Пошалымлылар округта арбалар һәм чаналар ясау буенча һөнәрчелек белән танылган. Һөнәр кешене туендыра, аны киендерә, тормышын яхшырта. Бүген һөнәр осталар өчен хобби характерына ия. Хәер, кул эше бүген дә табыш китерә ала, һәм ул югары бәяләнә. Агач эшләнмәләре күңелне сөендерә, шул ук вакытта безгә ышанычлы, озак итеп хезмәт тә итә. Һөнәрчеләр бәйрәмендә без авылларыбызда һөнәрчелек тарихы турында сөйләдек. Хәзерге вакытта эшләп килүче һөнәрчеләребезнең эшләнмәләре һәм музей коллекцияләреннән зур күргәзмә оештырылды. Очрашу күңелле, истә калырлык булды. Авыл тарихы буенча Викторина, матур җырлар, оста куллы Хазиахметов Мөнир абыйдан мастер – класс, халык уеннарында бергә катнашу – болар барысы да бәйрәм күңелле итте. Ә катнашучыларның йөзләрендәге елмаюлар һәм җанлы сөйләшүләр-үткәрелгән чараның иң югары бәясе. Безнең вакытта, традиция югалганда, һөнәрчелекнең дә югалмыйча, буыннан-буынга тапшыру мөһим. Безнең кичәбез шушы юнәлештә аз гына булса да ярдәм иткәндер дип өметләнәбез.