Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

.«Батыр даны мәңгелек».

Башлангыч сыйныф укучылары белән герой- шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышланган әдәби кичә уздырды. Биредә балалар Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның үлмәс иҗатын тагын бер кат искә алдылар,Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләнде. Балалар игътибарына язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина- презентация тәкъдим ителде. Герой-шагыйрь иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә популяр, балалар да аның иҗатын, тормыш юлын әйбәт белүләрен күрсәттеләр.